2026 елның 29 апреленнән 3 маена кадәр Екатеринбург шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына, ике тапкыр СССР Герое очучы Г.А. Речкалов истәлегенә багышланган Бөтенроссия юниорлар һәм яшүсмерләр ярышлары узды, анда Россиянең 24 төбәгеннән 394 спортчы катнашты. 1039 уен уйналды. "Ике йолдыз» ярышлары рангы. Саба районында тәрбияләнүчеләр, "Саба - Арена" спортчылары яхшы чыгыш ясадылар һәм бик яхшы уеннар күрсәттеләр .
2 урын-Зәйниев Айназ 19 яшькә кадәр
1 урын - Зәйниев Айназ Эмиль Исмәгыйлев белән парда Татарстан Республикасы 19 яшькә кадәр
2 урын-Зәйниев Айназ 19 яшькә кадәрге Свердловск өлкәсеннән Шадрина Мария белән парда
3 урын-Борһанов Данияр 13 яшькә кадәр
2 урын - Борһанов Данияр,Пулатов Аяз белән парда Татарстан Республикасы
3 урын - Борһанов Данияр,Хәбибуллина Наргиза белән парда
2 урын-11 яшькә кадәр Сафин Зиннәтулла
1 урын - Сафин Зиннәтулла-Хуҗин Илдан
3 урын - Хуҗин Илдан-Хәсәнова Әмилә белән парда
Балаларыбызны, тренерларыбызны, ата-аналарыбызны лаеклы уеннары белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.
Шулай ук Саба районы җитәкчелегенә Рәис Нургали улы Миңнехановка спортчыларның Бөтенроссия ярышларына бару мөмкинлеге өчен балалар һәм ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерәбез.