Йомырка җыю бәйрәме

2026 елның 4 мае, дүшәмбе

Безнең авылыбызда 1нче Май бәйрәмнәрендә балалар, өйдән-өйгә кереп, йомырка җыя. Әлеге матур йоланы саклау максатыннан, Кильдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә, балаларны җыеп бәйрәм оештырдылар.

Һәр йорт хуҗасы бу чарага алдан әзерләнә. Йомыркалар буеыйлар, кәнфит, башка тәм-том да әзерлиләр. Йорт хуҗалары теләкләр тели-тели, илләр тыныч булсын, игеннәр уңсын дип, сәламәтлек сорап, балаларга күчтәнәчләрен тапшыралар. Йомырка җыю бәйрәме электән күп татар авылында узган. Иң мөһиме — ул балаларны берләштерә, татулыкка өнди. Балалар башта өйдән-өйгә йөреп: “Исәнмесез түтәйләр, саламы тавыгың күкәйләр? Безгә бирсән бер күкәй- тавыгың салыр мең күкәй" дип сөрән салалар. Аннары хуҗабикә баланың сумкасына әйбер салгач: “Бал-күкәй, рәхмәт, түтәй!” — дип юлларын дәвам итәләр. Халкыбыздагы матур йолаларның өлешчә генә булса да саклануына күңел сөенә. Балаларыбыз аларны күреп калса, киләчәк буыннарга да тапшырырлар дигән өмет уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International