ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Олы Шыңар урта мәктәбендә “Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан”  “Балачак навигаторлары” ЮИД отряды белән берлектә профилактик чаралар үткәрделәр, анда балалар юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен кабатладылар, реаль юл ситуацияләрендә үз-үзеңне куркынычсыз тоту ысуллары турында фикер алыштылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

15 ноябрь көнне Явлаштау мәдәният йортында Шекше авыл җирлегенең иҗат коллективлары һәм үзешчәннәр концерты булды. «Хәтер альбомы.Солдат хатлары» фестивале сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарның истәлеген саклауга юнәлдерелгән «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар» район фестиваленең бер өлеше булды. Концерт башланыр алдыннан мәдәният йорты фойесында тематик күргәзмә оештырылды. Килүчеләр Алан-Елга авылында туган Кәрим Галимуллинның фронт хатларын һәм бүләкләрен күрделәр. Офицер Фин сугышын уза, аннан Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка китә, Ватан өчен батырларча сугыша һәм фашистларны җиңүгә өч ай кала һәлак була. Үткәндәге истәлекләр янәшәсендә Сәрдә авылында туып-үскән Фәнис Шәрифуллинның фотоматериаллары һәм бүләкләре тәкъдим ителде, ул бүген сугышчы буларак, батырлык һәм кыюлык үрнәге булып, махсус хәрби операциядә катнаша. Шекше авылында туган Илшат Гарипов гармуны да күргәзмәдә аерым урын алды. Яшь солдат 1980 елларда Германиядә армия хезмәте үтә, ике ел буена үзенең музыка коралыннан аерылмый һәм соңыннан аны саклый. Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының һәм аларның ата-аналарының Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланган эшләре яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеген күрсәтте.

Концерт Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары хорының тәэсирле чыгышыннан башланды. Кичәне алып баручы Әмир Хисмәтов фронттан килгән хатларның һәм солдатларның фоторәсемнәренең кыйммәтле булуын искәртте, алар гаиләләрдә кадерләп саклана һәм, геройлар истәлеген саклап, буыннан – буынга тапшырыла. Аннары сәхнәгә яшь артистлар чыкты. Шекше авыл мәдәният йортының «Бөрлегән» үрнәк татар балалар фольклор коллективы «Без сугыш теләмибез» дигән күңелгә үтеп керерлек чыгыш куйды. Ә «Зиләйлек» үзешчән фольклор коллективы тамашачыларны «Фронтка озату» һәм «Бөек Ватан сугышы вакытында урып-җыю газаплары» спектакльләре белән таң калдырды, алар шул катлаулы чорларның рухын якты һәм эмоциональ яктан чагылдырды. Яшь артистлар – Инсаф Гыйләҗетдинов, Индия Галиева, Ильвина Габделхакова, Айзилә Гомәрова, шулай ук «Бөрлегән» үрнәк татар фольклор коллективының өлкән төркеме башкаруындагы музыкаль композицияләр, җырлар һәм биюләр кичәнең якты мизгелләре булды. Урта һәм өлкән буын башкаручылары, җирлек учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре дә үз номерларын тәкъдим итте. Шекше «Акчарлак» балалар бакчасы коллективы әти-әниләре белән «Алые Закаты» бию номеры белән тамашачыларны сөендерде. Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Рамазан улы Хәйретдинов та концертта катнашты, җыр башкарды. Ул СВО әгъзасы Фәнис Шәрифуллинның әнисе Рәйсә Шәрифуллинага рәхмәт белдерде һәм аңа истәлекле бүләк тапшырды.

Концерт документаль фото һәм видеоматериаллар күрсәтү белән үрелеп барды, алар Хәтер һәм каһарманлык темасын тирәнрәк ачарга ярдәм итте. Программаның финалында Венера Ганиева репертуарыннан концерт катнашучылары башкаруында «Алга» җыры яңгырады. Йомгаклау сүзе белән Саба районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидэил улы Заһидуллин чыгыш ясады. Ул Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Миңнеханов карары нигезендә оештырылган «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабы»район фестиваленең әһәмиятен, шулай ук бу фестиваль кысаларында Ватанны саклаучылар елында уздырыла торган чараларның мөһимлеген һәм үзенчәлеген ассызыклады. Рөстәм Фидәилевич Шекше авыл җирлеге коллективларының бердәмлеген билгеләп үтте, «Хәтер альбомы. Солдат хатлары» концертында катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Әни – безнең һәрберебез өчен иң җылы, иң назлы һәм иң якын сүз. Әнинең елмаюы - иң кыйммәтле нәрсә! Һәр бала үзе янында һәрвакыт әни булуын тели, хәтта без үскәч тә, безгә дә әниләребезнең ярдәме һәм мәхәббәте кирәк.

 

16 ноябрь көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә «Кояшым минем - кадерле әнием» дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Балалар мәхәббәт һәм наз белән портретларда әниләренең образын – ягымлы күзләрне, ачык елмаюны, прическаларны һәм бизәнү әйберләрен тапшырдылар. Ясалган портретларны балалар әниләренә бүләк итәчәк.

Китапханәче балалар белән әниләр турында әңгәмә оештырды, балалар әниләренең иң яхшы сыйфатларын һәм гамәлләрен билгеләп үттеләр, аларга мәхәббәт белдерделәр. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында " Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында 2025 елның 20 ноябрендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.


15
ноябрь, 2025 ел
шимбә

14 ноябрь көнне Югары Симет авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булды.

Тэги: хастаханә

 

Мичән авыл жирлегенә кергән Яңа Мичән, Иске Мичән, Керәнне авылларында 2026 елда үзара салым кертү һәм куллану буенча гражданнар җыеннары узды. Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айзат Ахматгали улы халык алдында үзара салым программасы буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. Җыенда авыл халкы юлларны барлык урамнарга да тоташтырылып бетсә яхшы булыр иде диделәр оешкан төстә узды.

 

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

«Калатау» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр безнең остазыбыз һәм кураторыбыз-Шәмәрдән кишәрлек урманчысы Зиннәтуллин Илгиз Альберт улы белән очраштылар. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре  "Мамык мендәр- уңганлык билгесе" исемле милли йола бәйрәме үткәрде. 16 ноябрь көнне олысы, кечесе, киленнәр, яшьләр бәйрәмгә ашкынып килде. Алдан ук әзерлек башланды...

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Саба һәм Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәп базаларында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы финалы булды. 
Егетләр арасында беренче урынны Тимершык урта мәктәбе, икенче урынны Саба урта  мәктәбе, өченче урынны Икшермә  кадет интернат –мәктәбе  командалары алды.
Кызлар арасында беренче урынны Тимершык урта мәктәбе командасы яулады, алар спорт осталыкларын гына түгел, рухи көчләрен дә күрсәттеләр. Икенче урынны Саба гимназисе, өченче урынны Сатыш урта мәктәбе командалары алды. Җиңүчеләргә һәм призерларга диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз! Алга таба да уңышлар һәм спорт карьерасында яңа җиңүләр телибез.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International