Әни – безнең һәрберебез өчен иң җылы, иң назлы һәм иң якын сүз. Әнинең елмаюы - иң кыйммәтле нәрсә! Һәр бала үзе янында һәрвакыт әни булуын тели, хәтта без үскәч тә, безгә дә әниләребезнең ярдәме һәм мәхәббәте кирәк.
16 ноябрь көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә «Кояшым минем - кадерле әнием» дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Балалар мәхәббәт һәм наз белән портретларда әниләренең образын – ягымлы күзләрне, ачык елмаюны, прическаларны һәм бизәнү әйберләрен тапшырдылар. Ясалган портретларны балалар әниләренә бүләк итәчәк.
Китапханәче балалар белән әниләр турында әңгәмә оештырды, балалар әниләренең иң яхшы сыйфатларын һәм гамәлләрен билгеләп үттеләр, аларга мәхәббәт белдерделәр.