Урманнарны саклау

2025 елның 15 ноябре, шимбә

«Калатау» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр безнең остазыбыз һәм кураторыбыз-Шәмәрдән кишәрлек урманчысы Зиннәтуллин Илгиз Альберт улы белән очраштылар. Очрашу барышында Илгиз Альберт улы балаларга туган якның ылыслы агачлары, аларны үрчетү һәм карау вакытында килеп туган проблемалар турында җентекләп сөйләде. Урманнарны саклау һәм табигатькә сакчыл караш мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Урманчы укучыларны төрле урман һөнәрләре белән таныштырды, урман ресурсларын саклау һәм торгызу белән бәйле һөнәр сайлауның мөһимлеген ассызыклады. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, бигрәк тә урман тармагы белән бәйле белгечлекне үзләштерергә мөмкин булган уку йортлары турында фикер алышулар күп булды. Очрашу кызыклы һәм рухландыргыч булды: бәлки, кайбер тәрбияләнүчеләр киләчәктә үзләрен урманга хезмәт итүгә багышларга, җиребезне яшел һәм гүзәл итеп саклап калу өчен урман белгече һөнәрен сайларга теләрләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International