"Мамык мендәр- уңганлык билгесе" исемле милли йола бәйрәме үткәрелде.

2025 елның 15 ноябре, шимбә

Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре  "Мамык мендәр- уңганлык билгесе" исемле милли йола бәйрәме үткәрде. 15 ноябрь көнне олысы, кечесе, киленнәр, яшьләр бәйрәмгә ашкынып килде. Алдан ук әзерлек башланды...

  Килгән кунакларга әби-бабаларыбыздан күчеп килгән гореф-гадәтләр "Каз өмәсе", "Май канаты ясау", "Никах туена бирнә тутыру" йолалары турында сөйләнде, татар халык әйтемнәре әйтелде. Кунаклар казлар һәм үрдәкләр турындагы табышмаклар бәйгесендә катнаштылар. Каз  канаты, каз каурыйлары турында кызыклы ырымнар искә алынды, мендәрләр турында шигырьләр сөйләнде.

Авылның мөхтәрәм кешесе Фирдәвес апа Хәйруллина канат бәйләү буенча , ә Солтан Хәйруллин май канаты ясау буенча МК күрсәттеләр, мамык мендәрләр тутырылды. Бәйрәм уен- көлке,  гармунга кушылып күмәк җыр- биюләр белән дәвам итте. Бәйрәмгә һәр гаилә күчтәнәч белән килгән иде. Бергәләп чәй эчү үзе бер мөгҗиза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International