20 ноябрь - Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында " Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында 2025 елның 20 ноябрендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.

Бу көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында балалар хокуклары һәм аларны яклау, опеканың юридик аспектлары һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча түләүсез хокукый консультацияләр уздыру планлаштырыла.

Шулай ук Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, мәгариф һәм башка оешмалар вәкилләре катнашында балалар хокуклары һәм аларны яклау, опеканың юридик аспектлары һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча лекцияләр уздыру планлаштырыла.

Түләүсез хокукый консультация 2025 елның 20 ноябрендә 8.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр Саба муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында үткәрелә.адресы: Татарстан Республикасы, Саба районы, Байлар Сабасы ш. т. п., г. Закиров ур., 52 й., каб.123.

Оператив рәвештә хокукый ярдәм күрсәтү максатында шул ук көнне үзегез турында мәгълүматны һәм сезне кызыксындырган сорауларны электрон почтага җибәрергә мөмкин: albert.minikaev@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International