«КЭС-БАСКЕТ»

2025 елның 15 ноябре, шимбә

Саба һәм Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәп базаларында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы финалы булды. 
Егетләр арасында беренче урынны Тимершык урта мәктәбе, икенче урынны Саба урта  мәктәбе, өченче урынны Икшермә  кадет интернат –мәктәбе  командалары алды.
Кызлар арасында беренче урынны Тимершык урта мәктәбе командасы яулады, алар спорт осталыкларын гына түгел, рухи көчләрен дә күрсәттеләр. Икенче урынны Саба гимназисе, өченче урынны Сатыш урта мәктәбе командалары алды. Җиңүчеләргә һәм призерларга диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз! Алга таба да уңышлар һәм спорт карьерасында яңа җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International