Укучыларны тикшеренү, эксперименталь, конструкторлык, эзләү эшчәнлегенә җәлеп итү, иҗади фикерләүне, мөстәкыйль эш күнекмәләрен үстерү максатыннан 4-6 сыйныф укучылары арасында «Киләчәккә адым» фәнни-гамәли конференциясенең мәктәп этабы уздырылды. Җиңүчеләр һәм призерлар 4,5,6 сыйныфлар арасында билгеләнде. Җиңүчеләр конференциянең муниципаль этабында катнашачак.
«Столярное дело» компетенциясе буенча район чемпионаты узды
Бүген Олы Шыңар авылында яшәүче Җамалетдинова Нурлыхөдә Җамалетдин кызының туган көне. Ул 1927 елның 18 мартында Саба районы Олы Шыңар авылында туа. Нурлыхода апа 8 яшьтән укырга кергән. Март аена кадәр укыганнан соң алар гаиләләре белән Кемеровога күчеп китәләр. 1936 – 1939 елларда шунда яшиләр.
Нурлыхода апага 12 яшь вакытта, 1939 елны алар кабат Олы Шыңарга әйләнеп кайталар. Озакламый авыр сугыш еллары башланып китә. 1941нче елда Кыяметдин абыен сугышка алалар.
Ул вакытта хатын – кызлар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр урак урганнар. Урган җирләрне метрлап үлчиләр. Менә шушы уракчы хатын – кызлар артыннан калган башакларны җыеп барганнар алар, шуның өчен көне буена бер сынык ипи биргәннәр. Көлтәне ташып эскерткә өйгәннәр, суктыргычка атып башак суктырганнар.
1947 елда Олы Шыңар авыл медпунктында санитарка булып эшли башлый, 1989 елга кадәр яраткан хезмәтен ташламый, шунда эшләп пенсиягә чыга.
“Бөек Ватан сугышы” елларында тылдагы хезмәтләрен бәяләп “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Бөек Җиңүнең юбилей медальләре бирелә, 1982 елда “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә Олы Шыңар авылында ялгызы гына гомер кичерә.
Хөрмәтле Нурлыхода апа! Сезне туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен, күңел тынычлыгы телибез. Ходай биргән гомерегезне тынычлыкта, сәламәтлек белән яшәп үткәрегез.
"Һөнәрләр дөньясына беренче адымнар" түгәрәген гамәлгә ашыру кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар "Венский вафли" мастер - классында катнаштылар. Алар үзләрен чын пешекчеләр итеп хис иттеләр.
Шәмәрдән 1нче“Әкият” балалар бакчасы”ның зурлар тәркеменә йөрүче балалар “Саба Балаһөнәр” проектында катнаштылар. Мавыктыргыч белем бирү сәяхәтенең йомгаклау ноктасы булып “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексы торды. Проект барышында җыелган баллар (“барслар”), балаларга күңелле уеннарда катнашу һәм үзләрен сынап карау өчен мөмкинлек бирде. “Саба Балаһөнәр” проекты балаларны кызыксындыруны дәвам итә, алар алдында кызыклы очрашулар һәм мөмкинлекләр дөньясы ачыла. Әлеге мавыктыргыч сәяхәттән балалар бик канәгать калдылар.
18 мартта безнең ил мөһим бәйрәм – Кырымның Россиягә кушылуы көнен билгеләп үтә. Аның хөрмәтенә «Сладкоежка» түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр чын Кырым ризыгы – чебуреки әзерләгәннәр, аларны Кырымда «чир – чир»дип атыйлар.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында «Закон территориясе» республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләделәр.
17 нче март көнне Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы «Закон территориясе» республика конкурсында лауреатларны бүләкләү тантанасы узды.
2026 елның 12 мартында Саба районындагы «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре тарафыннан кулланучыларга товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр алганда, шулай ук финанс операцияләрен башкарганда хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чара үткәрелде.
2026 елның 1-14 мартында Черкесск шәһәрендә 18-20 яшьлек яшүсмерләр һәм яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге узды.
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык физик затлар арасында " Росмолодежь.Грантлар 1 сезон " (алга таба – Конкурс). Конкурс Россия Федерациясе субъектларында яшьләр проектларына һәм идеяләренә дәүләт финанс ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән.