Бүген Олы Шыңар авылында яшәүче Җамалетдинова Нурлыхөдә Җамалетдин кызының туган көне. Ул 1927 елның 18 мартында Саба районы Олы Шыңар авылында туа. Нурлыхода апа 8 яшьтән укырга кергән. Март аена кадәр укыганнан соң алар гаиләләре белән Кемеровога күчеп китәләр. 1936 – 1939 елларда шунда яшиләр.
Нурлыхода апага 12 яшь вакытта, 1939 елны алар кабат Олы Шыңарга әйләнеп кайталар. Озакламый авыр сугыш еллары башланып китә. 1941нче елда Кыяметдин абыен сугышка алалар.
Ул вакытта хатын – кызлар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр урак урганнар. Урган җирләрне метрлап үлчиләр. Менә шушы уракчы хатын – кызлар артыннан калган башакларны җыеп барганнар алар, шуның өчен көне буена бер сынык ипи биргәннәр. Көлтәне ташып эскерткә өйгәннәр, суктыргычка атып башак суктырганнар.
1947 елда Олы Шыңар авыл медпунктында санитарка булып эшли башлый, 1989 елга кадәр яраткан хезмәтен ташламый, шунда эшләп пенсиягә чыга.
“Бөек Ватан сугышы” елларында тылдагы хезмәтләрен бәяләп “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Бөек Җиңүнең юбилей медальләре бирелә, 1982 елда “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә Олы Шыңар авылында ялгызы гына гомер кичерә.
Хөрмәтле Нурлыхода апа! Сезне туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен, күңел тынычлыгы телибез. Ходай биргән гомерегезне тынычлыкта, сәламәтлек белән яшәп үткәрегез.