Консультация-Татарстан Республикасында метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
Бүген Түбән Шытсу мәктәбенең 7-9 класс укучылары «Казан медицина көллияте»нең 4 курс студенты, Русалина Гомәрова белән очраштылар.
Ул үзенең юлы, һөнәр сайлау һәм көллияттә уку үзенчәлекләре турында сөйләде. Балалар аны кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр һәм файдалы киңәшләр алдылар.
Безнең мәктәпне тәмамлаучыларның тәҗрибә уртаклашу, хәзерге укучыларны булачак һөнәр сайларга дәртләндерү өчен кире кайтуларын күрү аеруча күңелле.
Русалинага алга таба да уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!
18 март көнне гомуми белем мәктәпләре укучылары арасында «Столярное дело» компетенциясе буенча «Оста-Саба» район чемпионаты узды. Яшь талантларны ачыклау һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән бу вакыйга агач белән эшләү сәнгате белән мавыгучы укучыларны җыйды. Чемпионат ике яшь категориясендә узды, бу һәр катнашучыга үзенең әзерлек дәрәҗәсенә туры килә торган күнекмәләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. 5-7 сыйныф укучылары арасында Түбән Шытсу мәктәбе укучысы Гомәров Әскар 2 урынны яулады. Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
«Транспорт-экспедиция эшчәнлеге турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 140-ФЗ номерлы Федераль закон 2026 елның 1 сентябреннән электрон ташу документларына (ЭПД) мәҗбүри күчүне кертә.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 28.12.2024 № 529-ФЗ Федераль законы белән юридик затларның бердәм дәүләт реестрына (ЕГРЮЛ) һәм индивидуаль эшкуарларның бердәм дәүләт реестрына (ЕГРИП) ОКВЭД кодлары турында белешмәләр кертү һәм чагылдыруның яңа тәртибе расланганын искә төшерә.
18 мартта Кырымның Россия белән яңадан кушылу көне билгеләп үтелә — 2014 елның 18 нче марты- Кырым Республикасын һәм Севастопольне РФ составына кабул итү турындагы килешүне имзалау хөрмәтенә билгеләнгән истәлекле дата. Бәйрәм бердәмлекне, тарихи гаделлекне символлаштыра. Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Кырымның Россия белән яңадан кушылу көненә багышланган «Кырым. Үткәннән киләчәккә күпер» дип аталган мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Чараның максаты булып укучыларда Кырым тарихы турында рус территориясе буларак күзаллауларын формалаштыру, Россия белән Кырымның яңадан кушылуының сәбәпләрен һәм тарихи әһәмиятен аңлату беренче планга куелды. Киләчәк буында формалашучы кыйммәтләр: кешенең тормышы, абруе, хокуклары һәм ирекләре, патриотизм,тарихи хәтер һәм буыннар дәвамчанлыгы ассызыкланды. Әлеге чарага Саба дулкыннары телевидениесе тарафыннан сюжет төшерелде һәм Саба таңнары газетасының ВКонтакте социаль челтәрендә турыдан туры эфир алып барылды.
Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Минзада Газизуллина "Мөнәҗәтләр - күңел көзгесе" исеме астында үткән районкүләм мөнәҗәтләр бәйгесендә катнашты. Изге Рамазан аенда үткәрелгән әлеге күркәм чарада "Аллаһка шөкер" мөнәҗәте белән чыгыш ясап, ул "Саба якташлары" региональ иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатына ия булды.
Су басу - елның бер үк вакытында-яз көне барлыкка килә торган гадәти табигый күренеш ул. Кар һәм бозлыкларның актив эрүе нәтиҗәсендә сулыкларда су биеклегенең озак һәм югары күтәрелүе белән характерлана
Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Тимершык авыл җирлегеннән ике команда актив катнаша. Командаларга уңышлар телибез!
Россия цифрлар министрлыгы йорт интернетына керү мөмкинлеген киңәйтә!