Мәгълүмати-танып белү сәгате «Кырым. Үткәннән киләчәккә күпер»

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

18 мартта Кырымның Россия белән яңадан кушылу көне билгеләп үтелә — 2014 елның 18 нче  марты- Кырым Республикасын һәм Севастопольне РФ составына кабул итү турындагы килешүне имзалау хөрмәтенә билгеләнгән истәлекле дата. Бәйрәм бердәмлекне, тарихи гаделлекне символлаштыра.  Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү  мәктәбе укучылары өчен Кырымның Россия белән яңадан кушылу көненә багышланган «Кырым. Үткәннән киләчәккә күпер» дип аталган мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Чараның максаты булып  укучыларда Кырым тарихы турында рус территориясе буларак күзаллауларын формалаштыру, Россия белән Кырымның яңадан кушылуының сәбәпләрен һәм тарихи әһәмиятен аңлату беренче планга куелды. Киләчәк буында формалашучы   кыйммәтләр: кешенең тормышы, абруе, хокуклары һәм ирекләре, патриотизм,тарихи хәтер һәм буыннар дәвамчанлыгы ассызыкланды. Әлеге чарага  Саба дулкыннары телевидениесе тарафыннан сюжет төшерелде һәм Саба таңнары газетасының ВКонтакте социаль челтәрендә турыдан туры эфир алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International