18 март көнне «Оста» балалар иҗат үзәге базасында мәктәп укучылары арасында «Столярное дело» компетенциясе буенча «Оста-Саба» район чемпионаты узды. Яшь талантларны ачыклау һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән бу вакыйга агач белән эшләү сәнгате белән мавыгучы укучыларны җыйды. Чемпионат ике яшь категориясендә узды, бу һәр катнашучыга үзенең әзерлек дәрәҗәсенә туры килә торган күнекмәләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.
5-7 класс укучылары салфетница, ә 8-11 сыйныф укучылары чәйнек астына аскуйма ясадылар. Эшләр башкару сыйфаты, технологияне үтәү, идеянең оригинальлеге һәм конструкциянең катлаулылыгы буенча бәяләнде.
Конкурс йомгаклары буенча призлы урыннар бүленде:
5-7 сыйныфлар арасында:
1 урын – Югары Симет урта мәктәбе укучысы Гатауллин Азамат, җитәкчесе Имамиев И. И.
2 урын – Түбән Шытсу төп мәктәбе укучысы Гомәров Аскар, җитәкчесе Гәрәев Г. А.
3 урын – Сабабаш төп мәктәбе укучысы Гаптерахимов Ильяс, җитәкчесе Халилов Р. Х.
8-11 сыйныфлар арасында:
1 урын - Лесхоз урта мәктәбе укучысы Әхтәмҗанов Ренас, җитәкчесе Хәлилов Р.Х.
2 урын - Югары Симет урта мәктәбе укучысы Хәсәнов Ислам, җитәкчесе Имамиев И. И.
3 урын – Байлар Сабысы гимназиясе укучысы Якупов Исламгали, җитәкчесе Зарипов М. Г.