Татарстан Эчке эшләр министрлыгында «Закон территориясе» республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләделәр.
17 нче март көнне Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы «Закон территориясе» республика конкурсында лауреатларны бүләкләү тантанасы узды.
ҖЧ “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улы «Закон территориясе» конкурсының республика этабы нәтиҗәләре буенча "Хокук саклау эшчәнлегенә ярдәм итүгә керткән өлеше өчен " номинациясендә лауреат булды.
Дипломны Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Дамир Сатретдинов тантаналы төстә тапшырды.
Алмаз Зөфәр улын лаеклы бүләк алуы белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!