Ә сез «чир-чир»нең нәрсә икәнен беләсезме? Менә безнең балалар хәзер аны белеп кенә калмыйлар, әзерли дә беләләр.
18 мартта безнең ил мөһим бәйрәм – Кырымның Россиягә кушылуы көнен билгеләп үтә. Аның хөрмәтенә «Сладкоежка» түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр чын Кырым ризыгы – чебуреки әзерләгәннәр, аларны Кырымда «чир – чир»дип атыйлар.
Тәрбияче Миләүшә Тәфкил кызы яшь пешекчеләргә Кырым тарихы һәм аның яңадан безнең зур илебезнең бер өлеше булуы турында сөйләде. Ә аннары күңелле сөйләшүләр белән балалар ризыкны пешерергә керештеләр. Алар камырны ничек дөрес болгатырга, нинди тәмләткечләр кулланырга һәм эчлекне ничек әзерләргә икәнен белделәр. Ә чебурек кыздырырга вакыт җиткәч, тирә-якта шундый тәмле хуш ис таралды, каршы тора алмаслык иде!
Безнең» чир-чир " искиткеч тәмле булды!