Тернәкләндерү үзәгенә килүчеләр өчен мәгълүмати чара

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

2026 елның 12 мартында Саба районындагы «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре тарафыннан кулланучыларга товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр алганда, шулай ук финанс операцияләрен башкарганда хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чара үткәрелде.

Очрашу барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Федераль законның төп нигезләмәләре җентекләп аңлатылды. Доклад катнашучылар өчен кызыклы булган мәсьәләләр буенча консультацияләр, шулай ук мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы тарату белән озатылды. Үзәккә килүчеләр техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарларны кайтару срокларын билгеләү, шулай ук аяк киемнәрен алмаштыру һәм кайтару процедурасының үзенчәлекләре белән бәйле мәсьәләләр белән кызыксындылар. Кулланучының тиешле сыйфатлы товар алмашу хокукын җайга сала торган маддәгә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International