Бүген "Саба-Арена" спорт мәктәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 10 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 46 спортчы катнашты. Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты. Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов. Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәридә Идрис кызы Сафиуллина. Иҗтимагый проектлар буенча җитәкче урынбасары
"Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды филиалы Адилә Радик кызы Шәяхмәдова. Ярыш нәтиҗәләре: ТР Беренчелеге 1-5 класс кызлар: 3 урын - Алпатова Дарья (Я. Чаллы), 2 урын - Леонтьева Дарья (Саба районы), 1 урын - Имамиева Рияна (Саба районы). Кызлар 6-8 класслар: 3 урын - Халикова Зарина (Саба районы), 2 урын - Сәфәрова Наилә (Саба районы), 1 урын - Шәйдуллина Элина (Саба районы). Хатын-кызлар 6-8 класслар: 3 урын - Гыйльметдинова Гөлназ (Я. Чаллы), 2 урын - Исмәгыйлева Гөлназ (Саба районы), 1 урын - Гороховатченко Галина (Саба районы). 9-10 класслар 3 урын - Халикова Олеся (Азнакай), 2 урын - Яруллина Светлана (Азнакай), 1 урын - Багманова Энҗе (Саба районы). 1-5 класслы ир-атлар ТР Чемпионатында: 1 урын - Галиәкбәров Раил (Саба районы). 6-8 класслар: 3 урын - Новиков Дмитрий (Казан шәһәре), 2 урын - Миндияров Рәмис (Казан шәһәре),1 урын - Шәфигуллин Фаил (Саба районы). 9-10 класслар: 3 урын - Гомәров Фирзәр (Кама Тамагы районы), 2 урын - Кәримов Фәнүс (Азнакай), 1 урын - Шаманов Нияз (Саба районы). Саңгыраулар спорты хатын-кызлар: 2 урын - Азынгараева Зөлфия (Азнакай), 1 урын - Карташова Дарья (Азнакай). Саңгырау спорты ир-атлар: 2 урын - Данилов Вячеслав (Кукмара районы), 1 урын - Назаров Сергей (Казан шәһәре)
Иштуган авыл җирлегендә кар чистарту. Җәяүлеләрнең һәм транспорт чараларының имин хәрәкәтен тәэмин итү буенча эш.
31 январь көнне Югары Симет авылында "Симет" авыл хуҗалыгы җәмгыятенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәсәншин Гафур Шәйхулла улы катнашты. Отчет җыелышында хуҗалык белгечләренең чыгышлары тыңланды. 2025 елга җентекле анализ ясалды һәм 2026 елга планнар, максатлар билгеләнде.
Холокост корбаннарын искә алу көне 27нче гыйнварда билгеләп үтелә. Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган лекция-әңгәмә Сатыш авылы мәдрәсә музеенда булып узды. Бу чара Холокост турындагы мәгълүматны хәтердә сакларга, аның тарихта коточкыч фаҗига булуына һәм мондый вакыйгаларның киләчәк тормышыбызда кабатлануын булдырмый калуга юнәлтелгән иде.
Җәмәгать тәртибен саклауга полиция хезмәткәрләре генә түгел, ә аларның төп ярдәмчеләре – ирекле халык дружинниклары да чыга. Финанс-бюджет палатасыннан ДНД сафларына Айнур Әхмәтшин һәм Гөлдания Шагиева кертелгән. Дружинникның шәхесен раслаучы таныклыкка ия булган кызларыбызга кичен җәмәгать тәртибен саклау буенча аерым җаваплылык йөкләнгән.
Саба районы делегациясенең ТР Транспорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышына рәсми визиты
2026 елның 28 гыйнварында "Саба-Арена" спорт мәктәбендә тренер - укытучылар үзләренең спорт төркемнәре укучылары белән "Терроризм – җәмгыятькә куркыныч" темасына әңгәмәләр үткәрделәр.Әңгәмәнең максаты террорчылык идеологиясен таратуны кисәтүгә юнәлдерелгән иде. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча спортчыларга теләсә нинди ситуациядә уяу һәм сак булырга кирәклеге җиткерелде.
«Төгәл фәннәр» айлыгы кысаларында табигать фәннәре атналыгы үтте. Химия, биология, география укытучысы Әхмәдиева Алсу Равил кызы география фәненән 7 нче сыйныфлар белән «Көньяк Американың географик урыны. Ачылу тарихы» дигән темага ачык дәрес үткәрде. Профориентация планы буенча Иске Мичән фельдшер – акушерлык пункты мөдире Заһидуллина Миләүшә Ислам кызы белән очрашу үтте. Ул «Балалар җәрәхәтләнүе булганда беренче ярдәм» темасына чыгыш ясады.
Мошенниклык темасы хэзерге доньяда аеруча актуаль. Бүген без балалар белән бергә мошенникларның ничек эшләве һәм аларның гамәлләреннән үзебезне ничек яклап булуы турында файдалы мәгълүмат алдык.
Түбән Шытсу авылында "Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыятенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хасаншин Г.Ш.катнашты. Отчет җыелышында хуҗалык белгечләренең чыгышлары тыңланды. 2025 елга җентекле анализ ясалды һәм 2026 елга планнар максатлар билгеләнде.