«Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты торак пунктларны комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән. Бу торак һәм юллар төзү һәм ремонтлау, җәмәгать һәм ишегалды киңлекләрен төзекләндерү, тиешле барлык социаль һәм коммуналь инфраструктураны булдыру һәм яңарту, хәрәкәт составын яңарту исәбенә җәмәгать транспортының уңайлы маршрутлары санын арттыру.
Сабай авыл клубында ремонт эшләре башкарыла. Клуб тышкы яктан калай белән тышланды, пластик тәрәзәләр куелды, су кертү, туалет кую эшләре һәм түшәм эшләнәчәк. Ремонт эшләрен «ПМК -159» ҖЧҖ башкара.
12 ноябрьдә Саба районында «Конструктив диалог»дип аталган масштаблы проект узды.
2025 елның 11 ноябреннән 12 ноябренә кадәр Екатеринбург шәһәрендә бадминтон буенча "А.Ф.Трубачев мемориалы" бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды, анда Россиянең 11 төбәгеннән 244 спортчы катнашты. Ярышлар дәрәҗәсе "ике йолдыз". Саба районы тәрбияләнүчеләре, "Саба-Арена" спортчылары Зәйнеев Айназ һәм Бурганов Данияр уңышлы чыгыш ясадылар һәм 1 алтын, 3 көмеш һәм 1 бронза медаль яуладылар.
1 нче урын - Зәйнеев Айназ (19 яшькә кадәр)
2 нче урын - Зәйнеев Айназ - Капралов Дмитрий (Түбән Новгород) (19 яшькә кадәр)
2 нче урын - Зайнеев Айназ - Батырова София (Свердловск өлкәсе) (19 яшькә кадәр)
3 урын - Бурганов Данияр (13 яшькә кадәр)
2 урын - Бурганов Данияр - Русских Всеволод (Казан) (13 яшькә кадәр).
Балаларыбызны, аларның әти-әниләрен, тренерыбыз Г.Х.Зарипованы лаеклы нәтиҗәләре белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт казанышлары телибез.
Шулай ук тренерлар һәм ата-аналар исеменнән спортчыларның Бөтенроссия ярышларына бару мөмкинлеге өчен Рәис Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелегендәге Саба районы җитәкчелегенә дә рәхмәт белдерэбез!
Алексин шәһәрендә өстәл теннисы дисциплинасында ПОДА буенча Россия Кубогы узды. Татарстан Республикасын безнең мәктәп спортчысы Раил Галиәкбәров тәкъдим итте. Парлы разрядта Владислав Беленко (Мәскәү) белән бергә көмеш медальләр яулый. Ялгыз разрядта Раил медальдән бер адымда кала, бронза өчен матчта оттыра.
Спортчыны һәм аның тренерын уңышлы чыгышы белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!
Саба районында, тулаем Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендә кебек үк, көз көне кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) белән авыручылар саны арткан, октябрь-ноябрь айларында ОРВИ белән авыручылар саны 562 кеше тәшкил иткән. Грипп һәм яңа covid19 коронавирус инфекциясе белән авыру очраклары да теркәлә. Соңгы атналарда 9 Covid19 очрагы һәм 1 расланган А гриппы очрагы теркәлгән, 20 А һәм В гриппы белән авыручыдан анализлар раслау өчен республика лабораторияләренә җибәрелгән.
12 ноябрь көнне Лесхоз интернат-йортына «Гармун моңы» ансамбленең үзэшчән гармунчылары килде. Татар халык җырлары һәм көйләре башкарылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын - кыз депутатлар берләшмәсе «Мәрхәмәт – Милосердие» Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская белән берлектә 2025 елның 27 ноябрендә 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча телефон аша «кайнар линия» оештыра.
Кайнар линия телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, WhatsApp мессенджерына хәбәрләр өчен: +7 960 049-68-14.
12 ноябрь көнне Иске Мичән авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре махсус хэрби хезмәттә булган егетләргә булышу йөзеннән, авыл халкы белән берлектә токмач кисү оештырды. Бу көнне һәркем үзендә җаваплылык тоеп җиң сызганып токмач кисәргә әзерләнеп килде. Эш барлык кешегә дә җитте. Камыр ясау, җәю, киптерү, кисү эшләрен авырыксынмый күңелле аралашып, җырлар җырлап башкардылар. Бу өмәгә тормыш иптәшләре дә килгән иде. Алар гармун уйнап, җырлап сабыр гына вакыт үткәрделәр. Шушы изге эштә катнашучы Иске Мичән авылхалкына җирле үзидарә исеменнән рәхмәтебезне җиткезәбез. Егетләребез исән имин өйләренә кайтсын иде дигән теләктә калабыз.
Муниципаль хезмәткәрләрнең бильярд буенча спартакиадасы