2026 елның 26 гыйнварында Килдебәк мәдәният йортында Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г.Ш. Хәсәншин катнашында “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасының 2025 ел өчен хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча хисап җыелышы булып узды. Хисаплар белән хуҗалык җитәкчесе Әхмәтҗанов Ильназ Ильсур улы һәм барлык төп белгечләр чыгыш ясады. 2025 елда бер сыердан 8 740 кг сөт савып алынган, мал башына 277 кг артым, уртача ашлык уңышы 34,4 ц/га, тулаем продукция бәясе 292 мил 172 мең сум, уртача хезмәт хакы 46 692 сум тәшкил иткән.
Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г.Ш. Хәсәншин чыгыш ясаганда хуҗалык эшендә җитешсезлекләргә игътибар итте һәм чыгышын тәмамлап, хуҗалыкның үсеш мөмкинлеге зур булуын билгеләп үтте һәм хуҗалык коллективына эшләрендә уңышлар теләде.
Шулай ук Г. Ш. Хәсәншин күпьеллык намуслы хезмәтеләре өчен терлекчелектә эшләүче Фазлыйәхмәтов Марат Мансур улын һәм Әхмәтҗанов Илсур Мөхәмәтхан улын Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләде, ә хуҗалык шоферы Хәйретдинов Илфар Вәрис улын Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Ә район АПК хезмәткәрләренең һөнәри берлеге комитеты рәисе Нигмәтҗанова Гөлназ Равил кызы хуҗалыкта иң күп хезмәт стажы булган хезмәткәрләрне һәм хуҗалыкта гаиләләре белән эшләүче парларны бүләкләде.
Хуҗалык җитәкчелеге үз чиратында юбилейларын билгеләп үткән хезмәткәрләрне бүләкләде.
Хисап җыелышы концерт программасы белән тәмамланды.