30 январь көнне Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Әбиемнең серле сандыгы" дигән фольклор кичәсе үткәрделәр. Татар халкының "Үткәнне белмәгәннең, киләчәге юк" дигән мәкале бар. Чара балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре һәм уеннары белән таныштыру максатында оештырылды. Мөдир борынгы бәйрәмнәр турында сөйләде, милли сөлгеләр, түбәтәйләр күрсәтте. Балалар татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын белделәр, борынгы татар йортының бизәлешен күрделәр. Тамашачылар халык җырларын, биюләрен тыңладылар, борынгы уеннар уйнадылар.