Олы Шыңар авыл җирлегенең 2025 ел йомгагы буенча хисап җыелышы

2026 елның 1 феврале, якшәмбе

2026 елның 29 гыйнварында Кече Шыңар мәдәният йортында Олы Шыңар авыл җирлеге гражданнарының 2025 ел йомгаклары буенча хисап җыелышы булды  Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашты. Авыл җирлегенең бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре 2025 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2026 елга планнар белән уртаклаштылар.  Шулай ук полициянең участок уполномоченные М.М. Гатин, Саба муниципаль районы прокуроры ярдәмчесе И.И. Шәвәлиева, 129 нчы янгын сүндерү коткару часте начальнигы урынбасары эчке хезмәт капитаны Шәмсетдинов Н. М., Курса урманчылыгы мастеры Ф. Т. Гыйләҗиев чыгыш ясадылар.

   Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. авыл җирлеге Башкарма комитетының 2025 елгы эшчәнлеге йомгаклары буенча хисап тотты («Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» гы 131-ФЗ номерлы РФ канунының 14 маддәсе) һәм 2026 елда җирлекнең үсеш планнары белән таныштырды. Җыен азагында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте һәм киләчәктә авыл җирлеге һәм тулаем район буенча хәл ителәчәк бурычлар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International