"Дус сыйныф серләре"

2026 елның 2 феврале, дүшәмбе

2026 елның 30 гыйнварында "ОНИКС" белем бирү үзәгендә дуслык атмосферасы хөкем сөрде! Республикакүләм "Тату сыйныф серләре" конкурсының мәктәп этабы узды. Бәйгедә укучылар һәм ата-аналар үзләрен чын команда итеп күрсәттеләр!

Зирәклек, тапкырлык һәм бердәмлек –катнашучылар күрсәткән төп сыйфатлар. Әлеге бәйге катнашучыларга гына түгел, тамашачыларга да онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте, үзара аңлашуны ныгытты һәм бердәмлекнең мөһимлеген искә төшерде. Нәтиҗәдә, 5А сыйныфы командасы җиңүче булып игълан ителде!  Укучыларны һәм аларның әти-әниләрен лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин!

Барлык катнашучыларга иҗади чыгышлары, дустанә атмосфера һәм позитив кәеф өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Бу конкурс сыйныфларда дуслыкны, хезмәттәшлекне һәм үзара аңлашуны ныгытуга тагын бер адым булсын!

 5А сыйныфы командасына муниципаль этапта зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International