Эзмә авыл җирлегендә халык җыены

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

2026 елның 02 февралендә Эзмә авылы мәдәният йортында Эзмә авыл җирлегенең гражданнар җыены булды. Җыенда zoom программасы аша турыдан-туры һәм дистанцион рәвештә катнашу мөмкинлеге булды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашты. Авыл җирлегенең бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре 2025 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2026 елга планнар белән уртаклаштылар. Полициянең участок уполномоченные А.Ф. Зарипов 2025 елда җирлек территориясендә хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышы турындагы нотык белән чыгыш ясады. Саба муниципаль районы прокуроры ярдәмчесе К.И. Хафизов авыл җирлегендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, прокуратура эшчәнлегенең закон үтәлешен контрольдә тотуга юнәлдерелүен һәм прокуратура хезмәткәрләренең гражданнарның законлы хокукларын саклауны һәрвакыт якларга әзер булуларын әйтте. Шулай ук Шәмәрдән кишәрлеге урманчысы И.А. Зиннәтуллин «Урманнарда янгынга каршы чараларны тәэмин итү һәм үтәү турында» доклады белән чыгыш ясады. Эзмә авыл җирлеге башлыгы Р.Г. Әхмәтов авыл җирлеге Башкарма комитетының 2025 елгы эшчәнлеге йомгаклары буенча хисап тотты («Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» гы 131-ФЗ номерлы РФ канунының 14 маддәсе) һәм 2026 елда җирлекнең үсеш планнары белән таныштырды. Җыен азагында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте һәм киләчәктә авыл җирлеге һәм тулаем район буенча хәл ителәчәк бурычлар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International