Иске Икшермә авыл җирлегендә Биккинина Сәрия Бикмөхәмәт кызы 94 яшьлек туган конең белгеләп үтте.Биккинина Сәрия Бикмөхәммәт кызы 1932 елның 31 гыйнварында Саба районы Иске Икшермә авылында туа.
Җиде еллык мәктәпне тәмамлый, кияүгә чыкканчы Икшермә авылында төрле эштә эшләп йөри.
1954 елда Иске Икшермә авылында яшәүче Биккинин Харис абыйга кияүгә чыга. Биш бала (ике малай, өч кыз) тәрбияләп үстерәләр.
Сәрия Бикмөхәммәт кызы 1964 елдан алып, 25 ел дәверендә, Икшермә аптекасында эшли. Эшләү дәверендә төрле бүләкләр белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышының тыл ветераны буларак Сәрия апага, җиңүнең 50, 55, 60, 65, 70, 75, 80 еллыгы хөрмәтенә юбилей медалләре тапшырыла.
Бүгенге көндә Биккинина Сәрия апа улы Илдус тәрбиясендә Иске Икшермә авылында гомер итә.