Түбән Шытсу авылында "Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыятенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хасаншин Г.Ш.катнашты. Отчет җыелышында хуҗалык белгечләренең чыгышлары тыңланды. 2025 елга җентекле анализ ясалды һәм 2026 елга планнар максатлар билгеләнде.