Юлбат авыл китапханәсе 2024 елның иң актив укучыларын сайлап алып, китап сәгате үткәрде . Әлеге чара "Күп укысаң – күбрәк беләсең"исеме астында узды. Балаларга бүләкләр тапшырылды. Шулай ук бик күп теләкләр яңгырады, алар арасында китапханәгә ешрак йөрү, күбрәк уку һәм сәламәт булу теләкләре дә бар иде. Чара ахырында "Әдәби алан"проектында актив катнашучыларны бүләкләделәр.
Елдагыча, Саба аграр көллияте һәм Саба урта мәктәбе базаларында быел да укуда, спортта, сәнгатьтә алдынгы булган, шулай ук бүгенге көндә әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы мәктәп укучылары район хакимияте башлыгының Чыршы бәйрәменә җыйналды.
2025 елның 02 гыйнварында “Ямьле Саба" яр буенда Кыш Бабай бүләгенә чаңгы ярышлары узды
Кече Кибәче авыл клубында шулай ук Яңа елга багышлап кичә уздырылды. Төрле кызыклы уеннар уйналды, әйлән-бәйлән җырланды. Бу бәйрәмнең күңелле мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр.
Төбәк авыл клубында Яңа ел кичәсе билгеләп үтелде. Монда авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләрнең гаиләләренә, волонтерларга күчтәнәч пакетлар тапшырды.
30 декабрь көнне Олы Кибәче авыл клубында бал маскарад кичәсе оештырылды. Бәйрәм чарасы бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Барлык кунаклар да бәйрәмнән бик канәгать булып һәм чын бәйрәм халәте алып таралды.
Олы Кибәче урта мәктәбендә укучылар өчен Яңа ел кичәләре билгеләп үтелде. Балалар җырладылар, биеделәр, төрле кызыклы номерлар күрсәттеләр. Елдагыча олимпиадаларның район этабында призлы урын алучы балалар бүләкләп кителде. Аларга бүләкләрнең спонсоры авылдашыбыз, эшмәкәр Рифкат Шәфыйков булды.
Һәр елны Яңа елга оешмалар үз территорияләрен төрле кар сыннары һәм утлар белән бизиләр. Быел Олы Кибәче урта мәктәбе һәм "Кубәләк" балалар бакчасы бу бәйгедә беренче урыннарны алдылар. Аларны котлыйбыз!