2025 елның 02 гыйнварында “Ямьле Саба" яр буенда Кыш Бабай бүләгенә чаңгы ярышлары узды. Ярышларда биатлон буенча «Сабантуй» спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар (тренерлары Шакирҗанов Д.М.) катнашты. Ярышлар 2014-2016, 2017 һәм аннан кечерәкләр, 2012-2013, 2010-2011, 2008-2009 нчы елгы егетләр һәм 2010-2011, 2008-2009, 2017 һәм аннан кечерәк кызлар арасында уздырылды.
Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар:
Малайлар арасында (2014-2016нчы елгы):
1 урын - Нигъмәтҗанов Әмир
2 урын - Аглиев Ильяс
3 урын - Мәгъсумов Самат
Малайлар арасында (2017 нче елгы һәм аннан кечерәкләр):
1 урынга лаек булды Хуҗин Илдан
Егетләр арасында (2012-2013 нче елгы):
1 урын - Гайнуллин Инсаф
2 урын - Шакирҗянов Әнвәр
3 урын - Абдуллин Алим
Егетләр арасында (2010-2011 нче елгы):
1 урын - Хуҗин Инсаф
2 урын - Галимҗанов Камил
Егетләр арасында (2008-2009 нчы елгы):
1 нче урынга Әхмәтов Алхаз лаек булды.
Кызлар арасында (2010-2011 нче елгы):
1 урын - Марданова Зәлия
2 урын - Галимова Нәфисә
Кызлар арасында (2008-2009 нчы елгы):
1 нче урынны Ситдикова Фәридә яулады.
2017 нче елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында Акар Айден 1 нче урынга лаек булды.
Ярыш тәмамланганнан соң җиңүчеләрне һәм призлы урын алучыларны Кыш бабай белән Кар кызы котладылар. Грамоталар һәм татлы бүләкләр белән бүләкләделәр.