«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениясендә "Исәнме, Яңа ел" уен программасы

2025 елның 3 гыйнвары, җомга
Яңа ел барыбызның да сагынып көтеп алган бәйрәмнәребезнең берсе. Яңа ел яхшы хәбәрләр, яна матур вакыйгалар, шатлыклы сөенечләр генә алып килсен. Безнен Югары Утар балалар йортында тәрбияләнуче балалар да куникул вакытларын көтеп алалар. Каникулнын һәр көнен файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрәбез. 3 нче гыйнвар көнне уртанчылар төркеме тәрбиячеләре җитәкчелегендә "Исәнме, Яңа ел" уен программасы үткәрелде. Максат: балаларның сәламәтлеген ныгыту, физик күнекмәләрен камилләштерү. Кунел ачу чарасында балалар ике командага бүленделәр: "Кар бөртекләре", "Чыршылар". Чара барышында балалар узләренең осталыкларын, сәләтләрен курсәттеләр, барлык уеннарда теләп катнаштылар. Чара ахырында һәр катнашучы татлы күчтәнәч белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International