Елдагыча, Саба аграр көллияте һәм Саба урта мәктәбе базаларында быел да укуда, спортта, сәнгатьтә алдынгы булган, шулай ук бүгенге көндә әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы мәктәп укучылары район хакимияте башлыгының Чыршы бәйрәменә җыйналды. Чарада районыбыз мәктәпләрендә һәм аграр көллияттә белем алучы 440 укучы катнашты. Саба урта мәктәбендә бәйрәмгә килүчеләрне һәр почмакта аниматорлар уен-көлке, җыр-бию белән каршы алды, 4 төрле юнәлештә мастер-класслар үтте. Саба Аграр көллиятендә югары сыйныф укучылары өчен матур тамаша һәм күңелле викторина узды. Бүләкләргә килгәндә, алар бүген күп булды. Һәр укучыга шәхси эшмәкәр Гөлия Каримова кибетеннән мәктәп кирәк-яраклары алу өчен сертификат, тәм-томнар, уеннарда катнашучыларга аерым истәлекле бүләкләр таратылды.
2024нче елда район күләмендә үткәрелгән IT чемпион бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйге район башлыгы тәкьдиме белән пенсия яшендә булучы өлкәннәребезгә салым түләү буенча шәхси электрон кабинетларын булдыруда ярдәм итү максатын күздә тотып үткәрелде. Бәйгедә һәр мәктәптән 5нче сыйныфтан алып 11нче сыйныф укучылары катнашты һәм җиңүчеләр диплом,акчалата бүләкләргә ия булдылар. Район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов котлавыннан соң, сәхнәдә Яңа ел тамашасы башланып китте. Кыскасы, укучылар бәйрәмнән яңа көч, дәрт һәм бәйрәмчә хис-кичерешләр белән таралыштылар.