ЯҢАЛЫКЛАР


2
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Вакытлы матбугатны уку-заман белән бергә атлау дигән сүз! Өстәвенә, бүгенге журналлар – күз күреме генә, аларны кулыма аласы, актарасы, карыйсы килә! Әмма язылу бәясе хәзер күпләргә өйдә яраткан басмаларын булдырырга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә китапханәдә укучылар өчен «яңа матбугат» вакытлы матбугат күргәзмәсе оештырылды . Чара барышында укучылар «Саша и Маша», "Салават күпере","Ежик", "Филлипок", "Мир принцесс" һәм башка кызыклы журналлар белән таныша алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2 гыйнвар көнне мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Яңа ел могҗизасы” дип исемләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар маҗараларның бәйрәм атмосферасына чума, кызыклы конкурсларда катнаша алдылар. Кыш бабай  килгәч, чын бәйрәм башланды: күңелле уеннар, җырлар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Китапханәче “Әдәби алан” проектында катнашкан балаларга рәхмәтләр әйтеп бүләкләр тапшырды. Бәйрәм эмоциональ, күңелле һәм дәртле узды. Тамашачылар яңа ел тамашасын оештыручыларга һәм катнашучыларга шатлык һәм күтәренке кәеф өчен рәхмәт белдерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Яңа ел бәйрәмнәрендә күңелле һәм танып белү уеннары һәрдаим үтеп тора. 2 нче январь көнне Сатыш авыл китапханәсендә “Ура, күңелле каникуллар” дигән темага уеннар оештырылды. Әлеге чараның максаты балаларның күңелен күрү, бер- берсе белән аралаштыру, актив булырга өйрәтү иде. Балалар бик теләп төрле уеннарда катнаштылар. Чара бик күңелле узды, балалар канәгать калдылар һәм төрле бүләкләргә ия булдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген Мишәбаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Явлаштау авыл китапханәсе белән берлектә «Кыш бабай күчтәнәчләре» исемле балалар Яңа ел бәйрәме үткәрделәр. Бу чарада оттырышсыз лотерея оештырылды. Барлык катнашучылар да бүләкләрдән канәгать калдылар. Ә суперприз Яппаровлар гаиләсенә эләкте, бу аларның көнен аеруча истә калырлык итте. Бәйрәмдә Кыш Бабай һәм Кар кызы катнашты, алар балаларның һәм өлкәннәрнең күңелен ачты. «Әдәби алан» ның актив катнашучылары бүләкләр, рәхмәт хатлары алдылар. Балалар җырладылар, биеделәр һәм күңел ачтылар, ә бәйрәм азагында рәхәтләнеп мавыктыргыч уеннар уйнадылар.  Бәйрәм бик күңелле үтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2025 нче елның 1 нче гыйнварында Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре Байназаровлар, Һадиевлар, Мөбарәкшиннар, шулай ук Низамиеевлар гаиләләрендә булдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Каникуллар дәвам итә! Без аны күңелле үткәрәбез.

2 январь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалы вокал укытучысы Харрасова Л. А. "Тамчы" вокал - хореографик ансамбле укучыларын репетицияга чакырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
Кыш-кышкы уеннар өчен елның искиткеч вакыты. Балалар кышны бик яраталар һәм көтәләр. Чөнки ап-ак кышның башлануы кар белән уйнау мөмкинлеге белән бәйле. Саф һавада уеннар сәламәтлекне ныгыту өчен бик файдалы.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

Бүгеннән безнең мәктәп тренировкалар үткәрә башлады. Беренче яңа ел көне планлаштырылган расписание буенча старт алды. Балалар да, тренерлар да, кышкы каникуллар вакытында тренировкалар спорт нәтиҗәләренә ирешергә ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Бәйрәм көннәрендә Саба районында чаңгы һәм тимераякларны прокатка алу графигы

30 декабрь көнне Мишәбаш мәдәният йорты һәм Явлаштау авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Яңа ел маҗаралары» исемле искиткеч яңа ел бал-маскарады үткәрделәр.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International