Яңа ел бәйрәмнәрендә күңелле һәм танып белү уеннары һәрдаим үтеп тора. 2 нче январь көнне Сатыш авыл китапханәсендә “Урра, күңелле каникуллар” дигән темага уеннар оештырылды. Әлеге чараның максаты балаларның күңелен күрү, бер- берсе белән аралаштыру, актив булырга өйрәтү иде. Балалар бик теләп төрле уеннарда катнаштылар. Чара бик күңелле узды, балалар канәгать калдылар һәм төрле бүләкләргә ия булдылар.