Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын өйдә котлау

2025 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел - һәрберебез түземсезлек белән көтә торган бәйрәм ул. Бу якын кешеләрнең шатлыгы, Яңа ел чыршысы, бүләкләр... 2025 нче елның 1 нче гыйнварында Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре Байназаровлар, Һадиевлар, Мөбарәкшиннар, шулай ук Низамиеевлар гаиләләрендә булдылар.Балалар Кыш бабай һәм Кар кызын шатланып, гаҗәпләнеп каршы алдылар, Яңа ел шигырьләре сөйләделәр, җырладылар, ә алмашка Кыш бабай белән Кар кызыннан тәм-томнар алдылар. Бу очрашудан  барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр һәм Яңа Ел кәефе алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International