Әхтәмҗанов Шамил Әхтәмҗан улы 1935 елның 01 гыйнварында Түбән Шытсу авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Шамил абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар күреп үсә ул. Шамил абый 1964 елда Югары Шытсу авылы кызы аш-суга, кул эшләренә уңган Гөлфәризә апага өйләнә.Гаиләдә бер-бер артлы 3 бала дөньяга килә. Балаларына үрнәк тәрбия биргән Шамил абый һәм Гөлфәризә апа. Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. Шамил абый бүгенге көндә улы Наил һәм киленнәре Рушания тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Аның 5 оныгы, 1 оныкчыгы бар. Шамил абый үзенең хезмәт юлын 15 яшеннән “1-Май” колхозында комбайнер ярдәмчесе булып башлый. 1953 елда Арча районы Үрнәк уку йортында трактористлыкка укып кайткач тракторга утыра. 1960-1972 елларда ул эретеп ябыштыручы, станокта тимер кыручы, 1973-1974 елларда хуҗалыкларга баллонлы газ плитәләре урнаштыручы, 1975 елдан 1995 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы склад мөдире булып эшли. Намуслы, тырыш хезмәте өчен Шамил абый 1970 елда “За доблестный труд в ознаменование 100 летия со дня рождения Владимира Ильича Ленина” медале белән һәм күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә, хезмәт ветераны була. Аның эш стажы 45 ел. Шамил абыйны кайгы – хәсрәт тә читләтеп үтми, 2019 елда тормыш иптәше Гөлфәризә апаны соңгы юлга озата.Шамил абый гомер буе умартачылык белән шөгелләнә. Тәртипле, төпле акыллы, киң күнелле, ярдәмчел, һәркемгә рәхмәтле Шамил абый күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна күрә аны авылдашлар бик хөрмәт итә.
Бүген аны район башлыгы исеменнән котларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н., ООО СХП "Шытсу" җәмгыяте бригадиры Шигабиев Д. һәм авыл җирлеге башлыгы килде.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан мәдәният йортларында Яңа елга багышланган чаралар план нигезендә алып барыла. Лотерея, бал-маскарадлар бик күңелле һәм оешкан төстә оештырылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар бик теләп катнаштылар. Бәйрәм чаралары дәвам ителә, рәхим итегез!
Түбән Шыту авыл җирлегендә, әтиләре махсум хәрби операциядә булган балаларны Яңа ел белән котлау эше башкарылды. Кыш бабай белән кар кызы аларга изге теләкләрен җиткерделәр, балаларга бүләкләр тапшырылды. Район җитәкчелегенә, иганәче оешма ООО "Сабино"га зур рәхмәт!
Сезне Яңа ел белән зур шатлык белән котлыйбыз! Тормышыгызның яңа бите уңай үзгәрешләр, шәхси, карьера һәм һөнәри үсеш чоры, яңа ачышлар, максатларга һәм амбицияле теләкләргә ирешү, тынычлык һәм бәхет, шатлык һәм уңыш елы булуын телибез. Чын якты хис, яңа җиңүләр һәм казанышлар, тугры дуслар, якты тәэсирләр, матур вакыйгалар һәм күңел җылысына тулы булсын!
29, 30 декабрь көнне Яңа ел блиц - «Ак Королева» турниры белән шахмат бүлеге 2024 елның сезонын төгәлләде. Кыш Бабай игътибарыннан башка беркем дә калмады, ә катнашучылар 80 иде. УТГ-1 төркемендә: Кызлар
1 урын - Шакирова Мәдинә.
2 урын - Маликова Алиса.
3 урын - Батталова Аделина.
Егетләр
1 урын - Хәсәнов Наир
2 урын - Башаров Вильдан
3 урын - Газизуллин Айдан
ГНП-2
Кызлар:
1 урын - Шавалиева Энҗе
2 урын - Әхмәтова Алина
3 урын - Маулина Сылу
Егетләр
1 урын - Попов Даниил
2 урын - Галимуллин Данияр
3 урын - Хәсәнов Азамат ГНП-1
Кызлар:
1 урын - Батталова Алина
2 урын - Степанова Адилә
3 урын - Мөхәммәтова Сафия
Егетләр
1 урын - Камальдинов Айдар
2 урын - Исламов Данияр
3 урын - Фазылов Илназ СОГ
Кызлар:
1 урын - Арсланова Мәдина
2 урын - Гатауллина Камилә
3 урын - Ишанкулый Мәдинә
Малайлар
1 урын - Габделхаев Инсаф
2 урын - Сөнгатов Госман
3 урын - Хафизов Муса. Барлык спортчылар дипломнар һәм Яңа ел бүләкләре белән бүләкләнделәр.
Яңа ел бәйрәме алдыннан Саба муниципаль районының Шәмәрдән “Үсеш” лицеенда укучылар, ата-аналар һәм педагоглар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен гуманитар ярдәм җыюда катнаштылар.
Туктар авыл клубы район конкурсында территорияне Яңа елга бизәү буенча авыл клублары арасында III урынны яулады.
"Кояшкай" балалар бакчасында иртәнге бәйрәм узды