Бөтен ил буйлап махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбызга ярдәм итү өчен «Яңа ел белән, солдат!» акциясе бара.
Яңа ел бәйрәме алдыннан Саба муниципаль районының Шәмәрдән “Үсеш” лицеенда укучылар, ата-аналар һәм педагоглар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен гуманитар ярдәм җыюда катнаштылар.
Алар яңа елга бүләкләр җыйдылар, шулай ук солдатларга хезмәтләре, батырлыклары һәм кыюлыклары өчен рәхмәтләрен белдергән хатлар һәм открыткалар салдылар.
Саба районы волонтерлары ярдәмендә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә чираттагы ярдәм йөген озаттылар һәм сугышчыларыбызны сөендерделәр.