Россиядә бәйрәмнәр күп, алар арасында иң шатлыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе-Студентлар көне. Студент чоры-һәр кеше тормышында иң кызыклы, гаҗәеп, онытылмаслык чор. Ул якты вакыйгалар, ачышлар һәм илһам белән тулы. Студент еллары-Гомер буе күңелле истәлекләр белән җылыта торган вакыт. 25 январь көнне Сабабаш авыл клубында «Татьяна көне – Студентлар көне»дигән кичә – очрашу узды. Төрле көллият студентлары түгәрәк өстәл артында очраштылар. Чара башында барлык студентларны бәйрәм белән котлау сүзләре яңгырады. Балалар бәйрәмнең тарихы, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштылар. Студентлар үзләренең укулары һәм уку йортлары, студент тормышы турында сөйләделәр, уңышлары һәм яңалыклары белән уртаклаштылар. Дусларча сөйләшкәннән соң, алар үзләренең зирәклекләрен, эрудицияләрен, тапкырлыкларын, төрле кызыклы, оригиналь һәм мавыктыргыч уеннарда, конкурсларда һәм күңел ачуларда җитезлекләрен күрсәттеләр, интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр. Кичә юмор, көлү, елмаю, яхшы кәеф атмосферасында узды. Ахырда Ильяс Габдрахманов дусларын котлап, җыр җырлады. Студентлар аралашкан, ял иткән һәм күңел ачкан чара яшьләр бәйрәме турында күңелле истәлекләр калдырыр дип уйлыйм.
2025 елның 24-27нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә физик тәрбия фәне буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
2025 елның 28 гыйнвары 18.00 сәгатьтән 29 гыйнвары 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
28 январь кичендә, 29 январь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.
27 нче гыйнвар көнне Саба урта мәктәбе базасында Республикакүләм әти-әниләр комитеты “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең район этабы үтте.
27 гыйнвар көнне Юлбат авыл китапханәсендә “Авыл яши” проекты кысаларында “Данның төбе хөрмәт, хөрмәтнең төбе хезмәт” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Чарага районыбызда гына түгел, республика күләмендә танылган алдыңгы тракторчы, 41 ел гомерен техникага багышлаган тракторчы хатын-кыз Вәсилә Шәмсетдинова чакырылган иде. Янил һөнәри техник училищасының Саба филиалында укып, 1974 елда кулына тракторчы таныклыгы алып, туган ягына эшкә кайта. 17 яшеннән “Т-25” тракторында эшли башлаган кыз, 59 яшенә кадәр тимер ат иярли. Алны ялны белмәгән тырыш механизаторның хезмәтен хөкүмәтебез дә югары бәяли, 1975 елда ук социалистик ярыш җиңүчесе билгесе, ВДНХның көмеш медале белән бүләкләнә. 1986 елда “Районның иң яхшы механизаторы” дигән исем бирелә. 2004 елда “Татарстанның атказанган механизаторы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. 1996, 2006 елларда трактор белән бүләкләнде. Бүгенге көндә лаеклы ялда булуга карамастан, Вәсилә апа актив тормыш алып бара, кул эшләре белән шөгыльләнә, китап укырга бик ярата. Инде быел тагын бер мәшәкате арткан: мобилизацияләнгән егетләргә җылы оекбашлар бәйләргә керешкән. Чарада хезмәт еллары барланды, истәлекләр яңартылды, күңелле аралашу, матур теләкләр белән тәмамланды.
27 гыйнвар көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында Түбән Шытсу авыл җирлегенең гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Закирзянов Р.Р., төрле оема һәм учреждения җитәкчеләре катнашты. Барлык учрежденияләр чыгыш ясадылар, узган елга анализ ясап агымдагы елга бурычлар куйдылар.
2025 елның 27 гыйнварында "Умырзая" эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы коллективының еллык җыелышы булып узды. Предприятие эре мөгезле терлекләр сую юнәлешендә эшли, барлык санитария таләпләренә җавап бирә. Кооператив районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә, терлекләр кайтару өчен вакытында исәп-хисап ясый. 2024 елда барлыгы 4646 тонналык 1021баш мал сатып алынган. Шуннан 2271,7 тонна ит җитештерелеп сатылган. Әлеге итне сатудан кергән акча күләме 802 млн. сум тәшкил итткән.
2025 елның 26 гыйнвар көнне Тимершык авылы бозында хоккей буенча Саба район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта «Тимершык», «Ястреб» (Байлар Сабасы), «Икшермә», «Урман» (Лесхоз) командалары көч сынашты.
25-26 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә ветераннар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты булып узды. Мавлетов Булат 35+ яшь категориясендә 3 нче урынга лаек булды.
Финанс – бюджет палатасында хезмәт куючылар арасында демографик күрсәткеч начар түгел. Унике гаиләдә өчәр бала тәрбияләнә, дүрт балалы бер гаиләбез бар. Калган гаиләләр күбесе икешәр балалы гаиләләр. Яңа елның беренче аенда Алинә һәм Артур Гаптриевлар гаиләсендә дөньяга килгән Асия дә гаиләдә өченче бала, Ләйлә һәм Азат Файзутдиновларның уллары гаиләдә икенче бала булып дөньяга килде. Алинә дә, Азат та Үзәкләштерелгән бухгалтерияда бухгалтер булып хезмәт куялар.
Оешманың 2025 елда дөньяга килгән беренче сабыйлары исә әти-әниләренә куанычлы мизгелләр генә бүләк итсеннәр. Тормыш юллары да кышкы ак карлар кебек ап-ак, бәхетле булсын балаларның.