Студентлар көне

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Россиядә бәйрәмнәр күп, алар арасында иң шатлыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе-Студентлар көне. Студент чоры-һәр кеше тормышында иң кызыклы, гаҗәеп, онытылмаслык чор. Ул якты вакыйгалар, ачышлар һәм илһам белән тулы. Студент еллары-Гомер буе күңелле истәлекләр белән җылыта торган вакыт. 25 январь көнне Сабабаш авыл клубында «Татьяна көне – Студентлар көне»дигән кичә – очрашу узды. Төрле көллият студентлары түгәрәк өстәл артында очраштылар. Чара башында барлык студентларны бәйрәм белән котлау сүзләре яңгырады. Балалар бәйрәмнең тарихы,  гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштылар. Студентлар үзләренең укулары һәм уку йортлары, студент тормышы турында сөйләделәр, уңышлары һәм яңалыклары белән уртаклаштылар. Дусларча сөйләшкәннән соң, алар үзләренең зирәклекләрен, эрудицияләрен, тапкырлыкларын, төрле кызыклы, оригиналь һәм мавыктыргыч уеннарда, конкурсларда һәм күңел ачуларда җитезлекләрен күрсәттеләр, интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр. Кичә юмор, көлү, елмаю, яхшы кәеф атмосферасында узды. Ахырда Ильяс Габдрахманов дусларын котлап, җыр җырлады. Студентлар аралашкан, ял иткән һәм күңел ачкан чара яшьләр бәйрәме турында күңелле истәлекләр калдырыр дип уйлыйм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International