2025 елның 27 гыйнварында "Умырзая" эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы коллективының еллык җыелышы булып узды. Предприятие эре мөгезле терлекләр сую юнәлешендә эшли, барлык санитария таләпләренә җавап бирә. Кооператив районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә, терлекләр кайтару өчен вакытында исәп-хисап ясый. 2024 елда барлыгы 4646 тонналык 1021баш мал сатып алынган. Шуннан 2271,7 тонна ит җитештерелеп сатылган. Әлеге итне сатудан кергән акча күләме 802 млн. сум тәшкил итткән.
Шулай ук кооператив ел дәвамында Саба, Кукмара, Теләче мәктәпләрен, балалар бакчаларын да югары сыйфатлы хәләл ит белән тәэмин иткән.
Бүгенге көндә “Умырзая” кооперативының 7 кибете уңышлы гына эшләп килә.
2024 елда, барлык ит, субпродуктлар җитештерүгә киткән чыгымнарны исәпкә алып, рентабельлек 3,0% тәшкил иткән.
Шулай ук, үткән елда, җитештерү процессын модернизацияләү максатыннан, терлек сую цехында төзекләндерү эшләре үткәрелгән: административ здание тозелде, 18х16 эшкэрту цехы тозелеп килэ.
Хезмәт резервы бүгенге көндә 51 кеше тәшкил итә, бер ел элек бу күрсәткеч 47 кеше булган.
Еллык җыелышта район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет Җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары И.И. Котдусов катнашты.