Физик тәрбия фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

2025 елның 24-27нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә  физик тәрбия фәне буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан  олимпиадада Саба урта мәктәбе укучылары  (җитәкчеләре Вафин Л.Р.) Бәйрамова Инзилә, Фатхрахманов Аяз, Хафизова Динә, Акберова Дилә, Акберова Зилә, Хафизова Әминә, Хуҗин Инсаф, Дәминов Сәмир,  Сәләтле балалар өчен “ОНИКС” мәгаиф үзәге укучылары Хәбибрахманова Зилә, Загидуллин Раяз, Ибраһимов Алмас (җитәкчеләре Шакиров И.Р.), Икшермә кадет-интернат мәктәбе укучысы Заһидуллина Сөмбелә (җитәкчесе Гарафиев И.А.), Югары Симет урта мәктәбе укучылары Ахмадуллина Фәридә, Тахавиева Исламия, Ахмадуллин Инсаф, Хәсәнов Ислам  (җитәкчеләре Саубанов А.Р.), Саба гимназиясе укучылары Әхмәтова Әдилә, Сәетов Эмиль (җитәкчеләре Ахтямов А.Н.) призер титулына ия булдылар. Укучыларны һәм аларның укытучыларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International