24 – 27 нчы гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә физкультура фәне буенча республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабы үтте. Әлеге олимпиадада Югары Симет урта мәктәбеннән 4 укучы: Тахавиева Исламия, Ахмадуллин Инсаф, Хасанов Ислам, Ахмадуллина Фарида катнашты һәм призлы урын яуладылар. Укучыларны һәм укытучылары Саубанов А.Р. чын күңелдән әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан, арендалау өчен торак йорт төзелеше эше дәвам итә. Бүгенге көндә түбәне калай белән ябу эшләре башкарыла.
27 гыйнварда Россиядә ике истәлекле дата билгеләп үтелә - Ленинград шәһәре блокадасын бетерү көне һәм Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне.
81 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Ленинград блокадасын тулысынча бетерәләр. Россия халкы өчен бу хәрби дан көне аерым әһәмияткә ия.
27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. 1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Гитлерның иң зур концлагеры Аушвицны азат итә.
Лесхоз интернат-йортында Ленинград блокадасын бетерү көненә һәм Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар оештырылды. Социаль хезмәтләр алучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, Ленинград блокадасы турында сөйләделәр. Туган җиребезне саклаучылар истәлеген аерым рәхмәт хисе белән хөрмәтлибез. СВО да катнашучыларга түбәнчелек белән баш иябез. Ватанны саклаучыларның батырлыгы кешеләр йөрәгендә мәңге яшәсен!
Юлбат авыл китапханәсендә актив укучылар һәм «Ак калфак» клубы әгъзалары белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга йон оекбашлар бәйли башладылар. Һәркем үз күңеленә хуш килгән эш тапты: кемдер йон эрләргә, кемдер бәйләргә алынды. Эш арасында алар китапханәгә килгән яңа китаплар һәм газет-журналлар белән дә танышалар. Ә китапханәче аларга яңалыклар, мәкаләләр һәм язучыларның кызыклы әсәрләрен укый.
25 гыйнвар көнне Юлбат авыл китапханәсе студентлар көненә багышлап “Иң күңелле чор" дип исемләнгән чара үткәрде. Чарада студентлар һәм булачак студентлар катнашты. Дусларча әңгәмәдән соң викторина уздырылды, интеллектуаль сорауларга җаваплар эзләнде. Чара дискотека белән тәмамланды.
21 январь көнне Юлбат авыл китапханәсе "Күп укысаң - күп белерсең” дигән чара үткәрде. 2024 елның иң актив китап укучыларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Язгы кыр эшләренә әзерлек, минераль ашламалар туплау, орлык материалын әзерләү, кукуруз орлыклары сатып алу, еллар буенча күпьеллык үләннәрнең торышы һәм Юлбат АХП ҖЧҖ ындыр табагында орлыкларны карау.