Россиянең Хәрби дан көне

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

27 гыйнварда Россиядә ике истәлекле дата билгеләп үтелә - Ленинград шәһәре блокадасын бетерү көне һәм Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне.

81 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Ленинград блокадасын тулысынча бетерәләр. Россия халкы өчен бу хәрби дан көне аерым әһәмияткә ия.

 27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. 1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Гитлерның иң зур концлагеры Аушвицны азат итә.

Лесхоз интернат-йортында Ленинград блокадасын бетерү көненә һәм Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар оештырылды. Социаль хезмәтләр алучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, Ленинград блокадасы турында сөйләделәр. Туган җиребезне саклаучылар истәлеген аерым рәхмәт хисе белән хөрмәтлибез. СВО да катнашучыларга түбәнчелек белән баш иябез. Ватанны саклаучыларның батырлыгы кешеләр йөрәгендә мәңге яшәсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International