«Яшь мастер» - 2025 чемпионат муниципаль этабының йомгаклау көне "Кондитер эше" һәм "Пешекче эше"компетенцияләрендә катнашучыларны җыйды. Чара 20 февральдә Сабаның «Шоколад»балалар бакчасы базасында узды.
«Шикле предмет табылганда җитәкчеләр составының, персоналның, спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең һәм хезмәткәрләренең гамәлләре» темасына тренировка 2025 елның 20 февралендә «Саба-Арена» спорт мәктәбендә «Террорчылык актларын булдырмауга һәм террорчылык характерындагы янауларга үз вакытында җавап бирүгә әзерлекне арттыру максатларында янгын һәм эвакуация чаралары уздырып террорчылык актлары килеп чыккан очракта персоналның, спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең һәм хезмәткәрләренең гамәлләре дигән укыту» тренировкасы үткәрелде. Тренировка берничә этапта узды: Әзерлек этабы чорында барлык категория хезмәткәрләр белән теоретик дәресләр үткәрелде (инструктаж). Икенче этапта 2 нче катта, трибуна артында шикле предмет табу турында кереш сүз бирелде. 15 сәгать 02 минутта ЧОП хезмәткәре шикле предмет тапкан. 15 сәгать 03 минутта хәбәр итү системасы эшли башлады һәм эвакуация башланды. Тревога төймәсе аша Росгвардия хезмәткәрләренә һәм эчке эшләр министрлыгы телефоны аша хәбәр ителде. Бинадан эвакуацияләү 15 сәгать 05 минутта тәмамлана. Эвакуация тәмамлану турында директор урынбасары һәм тренерның 15 сәгать 06 минутта эвакуацияләнгәннәр саны турындагы доклады. Росгвардия һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеге вакытында ярдәмгә килде. Бинадан Эвакуация 4 минут эчендә башкарылды. Эвакуацияләнүчеләрнең барысы да куркынычсыз ераклыкта төзелгән. Гомумән алганда, тренировка нәтиҗәләре уңай, тренировканың максатлары һәм бурычларына ирешелде.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана ала
Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә һәм Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең 2025 елның 6 февралендәге боерыгы нигезендә безнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчыларына "икенче спорт разряды" бирелде:
- Сафиуллин Рөстәм-дисциплина бадминтон, (тренер-укытучысы Зарипова Гөлнара Хәмит кызы);
- Йосыпов Раян-дисциплина өстәл теннисы, (тренер-укытучысы Ищенко Екатерина Сергеевна)
Рөстәм белән Раянны котлыйбыз, спорт осталыгының алга таба да үсүен телибез! Тормыш юлындагы киртәләрне җиңел генә үтеп, мөмкин кадәр күбрәк югары нәтиҗәләргә ирешеп, һәрвакыт җиңүле юнәлештә барырга телибез!
Тренерларга сәламәтлек, илһам һәм мотивация телибез!
Кичә Казанның ИТ-Парк конференцияләр залында Х республикүләм “Сәмрух” ел премиясен тапшыру тантанасы булып узды.
19 нчы февраль көнне, укучылар катнашында “Моң тулы күрекләре” дип исемләнгән гармунчылар бәйрәме үткәрелде.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда узган «Кышкы кошлар» мастер - классында гадәти булмаган формада көн үткәрергә мөмкин иде. Чарада катнашучыларның, кышкы кошлар образы белән рухланып, үз картиналарын булдыру мөмкинлеге булды. Дәрес, кошлар турында мәгълүмат һәм аларны классификацияләүдән башланды. Балалар музей экспозицияләре буйлап йөрделәр, истәлекле фотолар ясадылар һәм иҗат өстәле артында ял иттеләр. Мастер - класста һәр катнашучыга пластилин белән иллюстрацияләү өчен рәсемнәр сайларга тәкъдим иттеләр - бу кышлаучы теләсә нинди кошлар сурәте булырга мөмкин иде. Мастер - класс пластилин белән рәсем ясауда беренче адымнарны ясаучылар өчен дә, тәҗрибәле һәвәскәрләр өчен дә көченнән килгәнчә булды.
Лесхоз интернат-йортында концерт
20 февраль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 23 февраль - «Ватанны саклаучылар көнен» бәйрәм итү уңаеннан - Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Лесхоз урта мәктәбе укучылары концерт программасы белән килделәр.
Туган телләр көне уңаеннан Югары Шытсу мәдәният йортында балалар катнашында викторина үткәрелде. Балалар кызыклы сорауларга җаваплар эзләде һәм җырлап алдылар.
Шәмәрдән авылында яшәүче Хәмит Зиннәт улы Зиннәтуллин 2025 елның 20 февралендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.