19 нчы февраль көнне, укучылар катнашында “Моң тулы күрекләре” дип исемләнгән гармунчылар бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмнең төп кунагы, Мичән төп мәктәбе чыгарылыш укучысы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Булат Шәрипов һәм татар моңы конкурсы лауреаты, Р.Ваһапов исемендәге конкурс җиңүчесе Инсаф Бадретдинов булдылар. Кичә бик бай эчтәлекле, укучылар өчен кызыклы һәм истәлекле булды.