"Яшь мастер " – 2025 “Кондитер эше" һәм "Пешекче эше" компетенцияләре

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

«Яшь мастер» - 2025 чемпионат муниципаль этабының йомгаклау көне "Кондитер эше" һәм "Пешекче эше"компетенцияләрендә катнашучыларны җыйды. Чара 20 февральдә Сабаның «Шоколад»балалар бакчасы базасында узды.

Нәни, ләкин оста кулинарлар десертлар, салатлар әзерләү рецептларын һәм серләрен тәкъдир иттеләр, тәмле сэндвичлар ясадылар, шулай ук шейкер белән эшли белүләрен күрсәттеләр - җиләк-җимеш белән коктейль әзерләделәр. Эксперт булып кондитер, үз эшенең остасы Э.И. Закирова чыгыш ясады, ул балаларның белемнәрен һәм осталыкларын югары бәяләде һәм аларга уңышлар теләде.

«Яшь мастер»-2025 төбәкара Чемпионатының муниципаль этабында 14 компетенция буенча балалар бакчаларында тәрбияләнүче 70тән артык бала катнашты. Катнашучыларга алга таба уңышлар һәм җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International