Шәмәрдән авылында яшәүче Хәмит Зиннәт улы Зиннәтуллин 2025 елның 20 февралендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н. Минниханов исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Саба муниципаль районында ТР МТЗ һәм СЗ ОСЗ Начальнигы Л. Н. Гайнетдинова, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А. К. Вәлиев котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз, Сезгә һәм тирә-юньдәге кешеләргә ныклы сәламәтлек телибез, кадерләсеннәр һәм сакласыннар!