Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә һәм Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең 2025 елның 6 февралендәге боерыгы нигезендә безнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчыларына "икенче спорт разряды" бирелде:
- Сафиуллин Рөстәм-дисциплина бадминтон, (тренер-укытучысы Зарипова Гөлнара Хәмит кызы);
- Йосыпов Раян-дисциплина өстәл теннисы, (тренер-укытучысы Ищенко Екатерина Сергеевна)
Рөстәм белән Раянны котлыйбыз, спорт осталыгының алга таба да үсүен телибез! Тормыш юлындагы киртәләрне җиңел генә үтеп, мөмкин кадәр күбрәк югары нәтиҗәләргә ирешеп, һәрвакыт җиңүле юнәлештә барырга телибез!
Тренерларга сәламәтлек, илһам һәм мотивация телибез!