ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2025 ел
сишәмбе

Мичән авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлек медальләре тапшырылды. Хатын-кыз тыл ветераннары Зиннатуллина Минзифа Галимулла кызы һәм Гатауллина Марзыя Хаҗи кызына медальләрне Саба муниципаль районы админстрациянең аппарат җитәкчесе Кәримов Марат Рәшитович, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айзат Әхмәтгали улы Мичән төп мәктәбенең яшьармиячеләре тапшырды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

4 мартта Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Ф., Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. һәм Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашында тыл хезмәтчәне - Сәгыйтова Рәшидә Сәгыйть кызына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” уңаеннан юбилей медале тапшырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

2025 елның 19 февраленнән Саба туган якны өйрәнү музее яңа бинага күчеп, үзенең эшчәнлеген яңа форматта башлап җибәрде. Бирегә килеп, сез районыбызның үткәнен, бүгенгесен күреп, киләчәгенә сәяхәт кыла аласыз. Тарихыбызны яңа компьютер технологияләре ярдәмендә, заманча күзлектән күрер, өйрәнер өчен музеебызга рәхим итегез!

 

Экскурсовод белән күзәтү экскурсиясе (5D кинотеатр һәм иммерсив бүлмә)-300 сум.

Индивидуаль экскурсия - 200 сум.

(Түләү ысуллары: банк картасы, Пушкин картасы)

 

Экскурсияләр үткәрү вакыты:

ДШ – ҖМ: 9:00, 10:30, 12:00, 14:00, 15:30, 17:00

ШМ: 9:00, 10:30, 12:00, 14:00

 

АЛДАН ЯЗЫЛУ БУЕНЧА

Тел:8(84362) 2-55-00

Адрес: ТР, Саба районы, Байлар Сабасы, З. Йосыпов ур., 30 нчы йорт.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Сабаның 5 нче номерлы "Бәләкәч"  балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр өчен "Хәзерге шартларда әхлакый-патриотик тәрбия" темасына район семинары узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2 март көнне Шекше авылында хоккей сезонын ябу булды. Анда ҖЧ “Игенче” җәмгыяте командасы, Шекше һәм Эзмә авыл җирлекләре командалары катнашты. 1 нче урынны Шекше авыл җирлеге командасы, 2 нче урынны  ҖЧ “Игенче” җәмгыяте командасы, 3 нче урынны Эзмә авыл җирлеге командасы алды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Саба районы "Яшьлек" яшьләр үзәге язарга сәләтле, каләм тибрәтүче, иҗат итәргә яратучы шәхесләрне барлау йөзеннән, “Серле каләм” иҗат бәйгесен игълан итә.

Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасында инвалидларның торак шартларын яхшыртуга субсидия бирү турында язма хәбәр тапшырылды. Олы Кибәче авыл җирлегенннән Гатиятова Алисә Рамил кызы шундый хәбәр алды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлек медальләре тапшырылды. Хатын-кыз тыл ветераннары Корбанова Әминә Бәдри кызына һәм Васильева Мария Николаевнага медальләрне Саба муниципаль районы спорт һәм яшҗләр эшләре бүлеге җитәкчесе И.Р. Гарипов, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин һәм Олы Кибәче урта мәктәбенең яшьармиячеләре тапшырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

 3 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортына  Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тыл хезмәтчәне Галимуллина Ш.Г.га  Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фахим улы һәм «Саба» ҖЧҖнең «Сатыш» бүлекчәсе идарәчесе Шәймәрданов Раил Рафик улы котлаулар һәм бүләкләр белән килделәр. Ш. Г. Галимуллина эшләгән елларда Сатыш авылындагы колхоз «Марс» дип аталган.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

4 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» истәлекле медальләре тапшырылды. Галимова Галимә Габдрахман кызына  истәлекле медальне Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Кәримов М.Р., Югары Симет авыл җирлеге сәркәтибе Шәйхлиева Л.Р. һәм Югары Симет урта мәктәбенең «ЮНАРМИЯ "хәрәкәте активистлары тапшырды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International