ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2025 ел
чәршәмбе

Сәрдә авылында яшәүче Сабирҗанова Рушания Рәшит кызы "Ел  хатын-кызы" республика конкурсында җиңүче булып танылды! Зур җиңүегез белән чын күңелебездән котлыйбыз! Алга таба да һәрвакыт уңышлар гына юлдаш булсын!

Тэги: Шекше авыл җирлеге

8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан хатын-кыз тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" истәлекле медальләре тапшырылды. Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хәйртдинов, Саба районы Финанс бюджет палатасы рәисе Ш.А.Сөнгатов һәм Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Беренчеләр Хәрәкәте" ндә катнашучылар Алан-Елга авылында яшәүче Гайнанова Асия Әхтәм кызына медаль тапшырдылар.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Бадминтон буенча “Татарстан Республикасы Шәхси кубогы - 2025” беренче турына сайлап алу ярышлары

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2025 елның 5 марты 18.00 сәгатьтән 6 март 10.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

5 март кичендә, 6 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

5 нче  март  көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль  хезмәтләр  алучылар  белән  берлектә   спорт  булмәсендә  физик  культура  сәгате  утте.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

2009 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында, Ватанны саклаучылар елына багышланган, баскетбол буенча Саба муниципаль районы Беренчелеге

Тэги: ОДМС

Кукмарада "Оранжевый мяч" баскетбол ярышлары

Тэги: ОДМС

Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов һәм Евлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы  "Беренчеләр хәрәкәте" ндә катнашучылар белән бергә тыл хезмәтчәннәре Сәйфуллина Шәмсия  Ярмөхәммәт кызына һәм Нуруллина Хәмсәнә Минһаҗ кызына"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медальләре тапшырдылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында, 03.02.2025 елда, Шәмәрдән лицеенда рус теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан фронтовик шагыйрьләргә багышланган "Музалар сугышта тынмады" әдәби-музыкаль чара үткәрелде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

«Яшьлек» яшьләр үзәге коллективы һәм "Добро" активистлары, «Игелекле Саба» үзәге махсус хәрби операция зонасында булган сугышчылар өчен гуманитар ярдәм җыю оештырган.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International