Язның беренче көнендә Тимершык урта мәктәбе базасында 2009 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында Ватанны саклаучылар елына багышланган баскетбол буенча Саба муниципаль районы Беренчелеге узды. Беренчелектә 4 команда катнашты: «Гимназия», «Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе», «ОНИКС», «Сабантуй».
Уеннар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - "Сабантуй" командасы
2 урын - "Гимназия пгт Б. Саба" командасы
3 урын - "Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе" командасы
Командалар кубок, грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.