28 февральдә Кукмара шәһәренең "Барс Арена "СОК" МБУ базасында 2014 елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар арасында Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елына багышланган "Оранжевый мяч" баскетбол ярышлары узды, анда 4 команда катнашты. Безнең яшь баскетболчыларыбыз җитезлек һәм тизлек, чыдамлык һәм команда рухы күрсәтеп, ярыш йомгаклары буенча 3 нче урынны алдылар Ярышларда катнашучы барлык командалар грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.