"Хәзерге шартларда әхлакый-патриотик тәрбия" темасына район семинары

2025 елның 4 марты, сишәмбе

Сабаның 5 нче номерлы "Бәләкәч"  балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр өчен "Хәзерге шартларда әхлакый-патриотик тәрбия" темасына район семинары узды. Семинар барышында кечкенәләр һәм шулай ук 1 нче кечкенәләр төркемдә тәрбияләнүчеләр "Гаилә" темасына шөгыльләр күрсәттеләр.  Иң беренче тәрбия гаиләдән башлана. 2 нче кечкенәләр төркемендә  тәрбияләнүчеләр Куянга үз дусларын табарга ярдәм иттеләр, шулай ук бүлмә гөлләрен өйрәнделәр. Өлкәннәр төркеме балалары  сәхнәләштергән "Аулак  өй" күренеше беркемне дә битараф калдырмады. Бүген "Бәләкәч" радиосы кунаклар өчен генә түгел, ә  "ВКонтакте" челтәрендәге барлык караучылар өчен дә туры эфирда сөйләде. 1 нче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары радиотапшыруны чын алып баручылар кебек алып бардылар һәм кунакларны таң калдырдылар. "Җиңү алып килгән язлар" күренешен сәхнәләштергәндә 2 нче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Бөек Ватан сугышының башлануын һәм барышын күрсәттеләр. Балаларның уены кунакларның күңеленә үтеп керде. Семинар азагында тәрбиячеләр Вәлиева З.Р., Галимова Г.Р. педагоглар өчен мастер-класслар үткәрделәр. 
 Семинар кунаклары "Бәләкәч" балалар бакчасы  педагоглар коллективының һәм тәрбияләнүчеләрнең  әзергелен югары бәяләп, алга таба да иҗади уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International